Барлык яңалыклар
10
Хәвеф-хәтәр
14 март , 20:30

Тәмәкесен тоткан килеш йоклап киткән

Бераздан диван яна башлаган...

Тәмәкесен тоткан килеш йоклап киткән
Тәмәкесен тоткан килеш йоклап киткән

Стәрлетамак шәһәрендә күп фатирлы йортның берсендә яшәүче 61 яшьлек тәмәкече диванында янгын чыгара язган.

Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, ир-ат кабызылган тәмәкесен тоткан килеш диванда йокымсырап киткән. Берникадәр вакыттан соң диванның тышлыгы яна башлаган...

Ярый, күршеләре өйдә булып, тиз арада янгын сүндерүчеләрне чакырткан. Коткаручылар төтенле фатирдан ир-атны алып чыга алган. Янгын сүндерелгән.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: