Хәвеф-хәтәр
13 март 2025, 18:09

Бүген иртән Инорста автобус бәрдергән хатын үлгән (ВИДЕО)

Автобус йөртүче җәяүле ханымны күрмәде микәнни?

Бүген иртән Инорста автобус бәрдергән хатын  үлгәнБүген иртән Инорста автобус бәрдергән хатын  үлгән
Бүген иртән Инорста автобус бәрдергән хатын үлгән

Авыр җәрәхәтләр алган хатын-кызны Нежинская урамындагы 13 нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр. Медицина ярдәме күрсәтелүгә карамастан, уфалы хатын вафат булган.

"Зыян күрүче 13 нче санлы дәүләт клиник хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә китерелде, анда бер сәгать эчендә үлде. Ул яши алмаслык тән җәрәхәтләр алган", –  диләр бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Авария Инорста Ферин урамы һәм Баландин бульвары киселешендә иртә таңда теркәлгән. 167п номерлы маршрут буенча барган Lotos автобусы йөртүчесе сулга борылганда юлны кичкән хатын-кызны бәрдергән.

Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас