Хәвеф-хәтәр
12 март 2025, 06:40

Бала ташландык бина түбәсеннән төшә алмаган

Дуслары аңа ярдәм итмәгән. 

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

10 яшьлек малай ташландык бина “тоткыны” булган. Шәһәрнең гражданнарны яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, шушы көннәрдә махсус хезмәтләргә бер хатын коткаручылардан ярдәм сораган. Хәл болай булган: аның малае дуслары белән бергә ташландык бинаның түбә башына менгән. Дуслары түбә башында йөргән-йөргән дә, төшеп киткән, ә малай турында оныткан, күрәсең. Малай үзе төшәргә уйлаган, әмма чыгу юлын тапмаган һәм әнисенә шалтыраткан. Әнисе исә коткаручыларны чакырткан.

Ташландык бина урынына килгән эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре баскыч ярдәмендә  балага аска төшәргә ярдәм иткән. Аңа зыян килмәгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас