Хәвеф-хәтәр
11 март 2025, 10:16

Республикада яңа финанс пирамидасы ачыкланган

Әмма  оешманың финанс пирамидасы икәнен белмәүчеләр күп.  

Ләйсән Каспранова.Ләйсән Каспранова.
Фото:Ләйсән Каспранова.

Республикада кешеләрне үз эшчәнлегенә актив җәлеп итүче оешма барлыкка килүен сизгәннәр. БР Милли банкында хәбәр итүләренчә, сүз янәсе пауэрбанклар арендасын “үстерүче” Rainbow Shared Energy (RSE) компаниясе турында  бара. Яңа хезмәткәрләр үз кертемнәрен кертергә һәм яңа катнашучыларны чакырырга тиеш, һәм алар никадәр күп кеше кертсәләр, дивидендлары  да шулкадәр югарырак булачак.

Русия Банкы компания эшен тикшергән һәм аның реаль эшчәнлек алып бармавын ачыклаган — ә, димәк, компания вәгъдә ителгән керемне  дә гарантияли алмый.

"Әлеге вакытта кешеләр яңа катнашучылар исәбенә акчалар ала килә. Ә яңа клиентлар җәлеп итү исәбенә  акча эшләү – финанс пирамидасының төп билгесе. Иртәме-соңмы ул җимереләчәк, һәм аның барлык клиентлары акчасыз калачак”, — дип аңлата Милли банк эксперты Ольга Кузнецова.

RSE турындагы мәгълүмат Русия Банкының кисәтү исемлегенә кертелгән, анда законсыз эшчәнлек билгеләре булган оешмалар кертелә.

“Үз акчаларыгызны нинди дә булса оешмага ышанып тапшырганчы – бу исемлекне тикшерегез", – дип киңәш итәләр Башкортстанның Милли банкында. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас