Хәвеф-хәтәр
11 март 2025, 04:55

Мәскәү шәһәре һәм өлкәсенә янә ВСУ беспилотниклары һөҗүм итте

Кемдер моны ВСУның Курск өлкәсендәге  уңышсызлыклары белән бәйли. 

SHOT  Telegram-каналы.SHOT  Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы.

ВСУ бу төндә Русиянең алты төбәгенә массакүләм һөҗүм итте. Мәскәү өлкәсендә генә дә 69 БПЛА бәреп төшергәннәр. Бу хакта түбәндәгеләр билгеле:

 -Төнге сәгать берләр тирәсендә ВСУ Курск һәм Курчатовка дроннарның беренче партиясен очырган. Җирле халык ким дигәндә биш шартлау тавышы турында хәбәр иткән. Моңа кадәр Украина армиясе Белая бистәсендәге "Добрыня" сәүдә үзәгенә Himars ракеталары белән һөҗүм иткән иде — анда 4 кеше һәлак булды, 10 зыян күргән.

 -Күп тә үтми Рязань күгендә дә шартлаулар яңгырады. Анда яшәүчеләр ким дигәндә 10 шартлаутавышы турында хәбәр иткәннәр. Алар аркасында йортларның стеналары һәм тәрәзәләре калтыраган, машиналарның сигнализациясе эшли башлаган.

- Бераз соңрак Липецк, Брянск һәм Белгород өлкәләрендә ПВО эше турында хәбәрләр барлыкка килде.

 -Иртәнге бишләр тирәсендә пилотсыз очкычларны Мәскәү өлкәсенең Раменск районында бәреп төшерделәр.

- 4:49 да Мәскәүнең Жуковский аэропортында "ковер" планы кертелде. Аннары – Домодедово, Түбән Новгородның Стригино  аэропортында һәм Шереметьевода.

- ВСУ пилотсыз очкычларының берсе Мәскәү астындагы Раменскидагы торак йортка эләккән. Бәрелү дулкыны бинаның соңгы катларындагы  тәрәзә пыялаларны ваткан. БПЛА кыйпылчыклары 10-15 метрга таралып очкан.

 -Шулай ук ВСУ беспилотнигы Подмосковьеның  Видный шәһәрендәге торак йортка эләккән. Бәрелү дулкыны бинаның соңгы катларындагы  тәрәзә пыялаларын ваткан. БПЛА кыйпылчыклары ихатага төшкән.

- 5:58 дә Мәскәү астындагы Видныйда яшәүче хатын-кызны балалары белән бергә эвакуацияләү кадрлары барлыкка килде.

- Берничә минуттан соң Мәскәү астындагы Видныйдагы күпкатлы йорт буенча Украина дроны эләгү нәтиҗәләре кадрлары барлыкка килде.

- Якынча 6:25 сәгатьтә ВСУ дроны Мәскәү өлкәсенең Раменский районы Софьино авылында ике катлы шәхси йортка эләккән. Шуннан соң янгын башлана.

 -6:30 да Украина пилотсыз очкычы Мәскәүнең Домодедов урамындагы күпкатлы йортка эләккән.

- ВСУ Мәскәүгә "Лютый"тибындагы пилотсыз очкычлар өере белән һөҗүм иткән.

- Мәскәү төбәгендә барлыгы 73 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән.

"Бу Курск өлкәсендә ВСУ уңышсызлыгыннан игътибарны читкә юнәлтү омтылышы. Торак йортларга хаотик массалы атака башка "перемога"га өмет бирергә һәм Украина гаскәрләрен Суджа районыннан чигенүгә мораль яктан әзерләргә тиеш иде. Ләкин бу да барып чыкмады — ПВО бик яхшы эшләде",  –  дип сөйләгән SHOT Telegram-каналына Оборона министрлыгына якын әңгәмәдәш.

Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев хәбәр итүенчә, ВСУның массакүләм беспилотниклар һөҗүме нәтиҗәсендә  бер кеше һәлак булган, 3 кеше яраланган.

Телеграм-каналлар язуынча, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсенә беспилотниклар һөҗүме ара-тирә һаман дәвам итә.

P.S. Соңгы мәгълүматлар буенча,  узган төндә Русия күгендә барлыгы 337 беспилотник бәреп төшерелгән. Быел бу иң массакүләм  һөҗүм булды, дип белдергәннәр Оборона министрлыгында. 

Чыганак: SHOT һәм Mash Telegram-каналлары. 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас