Хәвеф-хәтәр
11 март 2025, 09:03

Мәскәү өлкәсендә имгәнгән ир-ат, мылтыктан атып, ВСУ дронын бәреп төшергән

Ярый әле шундый кешеләр бар!

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы.

Мәскәү өлкәсендә элекке полицейский, култык таягына таянган килеш, ВСУ дронын бәреп төшергән. 52 яшьлек Александр хатыны, балалары, әнисе һәм әтисе яшәгән Озёры шәһәре ягына очучы беспилотникларны күргән һәм дроннар буенча үзе белән  очраклы рәвештә булган ау мылтыгыннан ут ачкан.

Александр иртәнге БПЛА һөҗүме вакытында Дулебино авылындагы дачада булган, ул анда аягы сынганнан соң тернәкләнергә киткән. Дронга беспилотниклар торак йортлар яныннан узгач,  аткан һәм үз йортыннан якынча 20 метр ераклыкта икенче атудан юк иткән. БПЛА берничә өлешкә шартлап өзелгән.

Ир-ат бу минем гражданлык бурычым, дигән.

Александр кайнар нокталарда булган, Чечняда хезмәт иткән, 20 елдан артык полициядә эшләгән, хәзер ул ау һәм парашют спорты белән мавыга.

Соңрак Телеграм-каналлар пилотсыз очкычны юк иткәндә Александрның яралануын язып чыктылар. Бәреп төшерелгән БПЛАның кыйпылчыклары аның аркасына тигән. Медиклар аңа ярдәм иткән инде. 

Чыганак: Mash /SHOT Telegram-каналлары. 

SHOT Telegram-каналы.
SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас