Пермь краеның Лысьва шәһәрендә укучы малай сыйныфташлары утырган кабинетка ут төртмәкче булган, әмма соңгы моментта кире уйлаган. Бу хакта Baza Telegram-каналы хәбәр итә.
9нчы сыйныф укучысы чирләү сәбәпле 28 февральдән алып мәктәпкә йөрмәгән. 6 март көнне ул мәктәпкә авыр портфель тотып килгән. Пропуск ярдәмендә сак пунктын узгач, ул бәдрәфкә кергән. Анда ул киемен спорт костюмына алмаштырган, балаклава кигән һәм рюкзагыннан яндыргыч матдәне алган. Малай бәдрәфтә булган чакта аны 11 сыйныф укучысы күргән һәм сәер малай турында социаль педагогка хәбәр иткән. Алар видеокүзәтү пунктына ашыккан.
Укытучы үсмернең сыйныфташлары дәрестә утырган кабинет янына атлавын, әмма соңгы мизгелдә ишектән читкә китүен күрә. Ахырда малай беренче катка төшә һәм елый акырып башлый.
Педагог малайны үз кабинетына алып керә, аның белән сөйләшә һәм аның кабинетка ут төртеп сыйныфташларын куркытырга уйлавын белә, ләкин кире уйлый. Мәктәпкә полиция һәм башка хезмәтләр килә. Егеттән сорау алалар һәм психик сәламәтлеген тикшерү өчен хастаханәгә озаталар.
Аның рюкзагында оперативниклар өч баллончик, өч Молотов коктейле, икона, ике пычак, зажигалка, ике уенчык машина һәм ноутбук тапкан. Яшүсмернең туганнары сүзләренчә, ул беркайчан да сыйныфташлары тарафыннан җәберсетелүгә зарланмаган һәм яхшы укыган.
Чыганак: lenta.ru