Хәвеф-хәтәр
6 март 2025, 16:53

"Газпромбанк" бүлегендә банкомат шартлаган

Әле көмешкә куу аппараты шартлый, әле газ баллоны, инде менә банк бүлегендә шартлау...

SHOT Телеграм-каналы.SHOT Телеграм-каналы.
Фото: SHOT Телеграм-каналы. 

Мәскәүдә Свиблово сәүдә үзәгендәге “Газпромбанк” бүлегендә банкомат шартлаган.

Башта бу хәлнең ничек булуы билгесез иде, соңрак Телеграм-каналлар шартлау турында җентекләбрәк язды. Шикләнелүче ир-ат банкоматка якын килеп, кулакча алыр өчен пин-кодны баскан да, акчалар бирә торган урынга шартлаткыч җайланма ыргыткан. Беренчел версия буенча, бу кулдан ясалган шартлаткыч пакет булырга мөмкин. Шикләнелүче ир-ат банк бүлегеннән чыгып качкан.

Ир-атны украин мошенниклары алдаган, дигән фикерләр дә карала. Шартлау яңгыраганнан соң “Свиблово” сәүдә үзәгеннән 120 кеше эвакуацияләнгән.

Күп тә үтми  шартлау оештыруда шикләнелгән 20 яшьлек егетне тоткарлаганнар. SHOT Телеграм-каналы мәгълүматы буенча, банкоматны шартлату максатыннан ул өч петарда сатып алган.

Шикләнелүче ир-егетне Енисейская урамындагы  фатирда тоткарлаганнар. Әле аңардан сорау алалар. Шартлатуга украин мошенниклары катнашлыгы бардыр дигән версия расланмаган. “Хулиганлык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

SHOT Телеграм-каналы.
Фото: SHOT Телеграм-каналы. 
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас