Хәвеф-хәтәр
5 март 2025, 15:09

Троллейбус кондукторы белән сугышкан ир үлгән

Коточкыч!

Ләйсән Каспранская.Ләйсән Каспранская.
Фото:Ләйсән Каспранская.

Санкт-Петербургта  бер ир-ат троллейбус кондукторы белән сугышкан һәм исән калмаган. Бу хакта “Фонтанка” яза.

Басма хәбәре буенча, троллейбус пассажиры җәмәгать тәртибен бозган, тәрәзәләрне дөмбәсләгән һәм, имеш,  72 яшьлек кондукторга суккан.  Адекват булмаган хәлдәге пассажирны тынычландырырга тырышып, кондуктор аны салон идәненә егып салган һәм өстенә утырган. Троллейбус салоныннын ирне алып чыкканда ул инде тын алмаган.

Хокук саклау органнары  хезмәткәрләре кондукторны полиция бүлегенә китергәннәр. Ир-атка вак хулиганлык турында протокол төзегәннәр, җинаять эше кузгату мәсьәләсе  хәл ителә.

Сугыш чукмары Красносельск районының 55 яшьлек кешесе булып чыккан. Аның гәүдәсен суд-медицина экспертизасына җибәргәннәр. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас