Хәвеф-хәтәр
3 март 2025, 04:53

Уфада төнге янгыннан соң зарарлы матдәләрнең артуы ачыкланмаган

Телеграм-каналлар "Оргсинтез" завод территориясенә беспилотниклар төшкән, дип язды. 

Видеодан скриншот.Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Уфада Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Эдуард Идрисов җитәкчелегендә нефть эшкәртү предприятиесендәге янгынны сүндерү буенча штаб җәелдерелде. Янгынны сүндерүгә 100 янгын сүндерүче һәм 28 берәмлек техника җәлеп ителгән, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Элегрәк лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча һавада зарарлы матдәләрнең артуы табылмавы билгеле булды.

Исегезгә төшерәбез, янгын яндыру миче районында башланган. Ялкынны югары ранг буенча сүндерәләр. Хәзерге вакытта ут локальләштерелгән. Якындагы районнарда яшәүчеләргә хәвеф янамый. Mash Batash Телеграм-каналы хәбәр итүенчә, янгын нәтиҗәсендә бер кеше каза күргән. Аның күзләре җәрәхәтләнгән. Медиклар аны караган, ул амбулатор рәвештә өйдә  дәваланачак. 

P.S.   Уфада нефть эшкәртү заводы территориясендә ачык яну  сүндерелгән, дип хәбәр итәләр БР буенча  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

P.S.  Уфада нефть эшкәртү заводындагы янгын технологик процесс белән бәйле. Бу хакта  Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе  үзенең Telegram-каналында язып чыкты.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас