Уфада йөзү буенча инструктор кадетны суда батудан коткарган, әмма аны ваемсызлыкта гаеплиләр. Аңа 10 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
SHOT Телеграм-каналы мәгълүматы буенча, кадет корпусы курсантлары Затон бистәсендә урнашкан Рима Баталова исемендәге Спорт әзерлеге үзәгенә йөзүгә йөргән. Йөзә белгәннәр – мәктәп тәрбиячесе Илдар Хәмитов белән аерым дорожкаларда шөгыльләнгән, ә йөзә белмәгән ике укучы икенче бассейнда булганнар, аларга йөзәргә өйрәнгәндә кулланыла торган махсус җайланма – нудллар бирелгән.
Шушы көннәрдә чираттагы тренировка вакытында йөзә белмәгән 15 яшьлек Артём нудлын югалткан да бата башлаган. Аның дусты нишләргә белмичә бассейннан чыккан. Ярдәмгә үсмерләр белән бергә килгән (һәм алар өчен җаваплы булган) Илдар килмәгән, ә спорт үзәге инструкторы Вадим ашыккан. Нәкъ ул малайны бассейннан алып чыккан һәм беренче ярдәм күрсәтә башлаган.
Кадетны авыр хәлдә дәваханәгә илткәннәр.
Ә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына үз чыганагы вакыйга башка вериясен сөйләгән:
“Чынлап та малай су астына киткән һәм иптәше күргән вакытта аркасы белән өскә йөзеп чыккан. Ул кычкыра башлаган. Кадет суга батканнан соң якынча 1,5 минут үткән. Кычкырган тавышны ишеткән тренер йөгереп килгән һәм үсмерне судан чыгарган. Әмма реанимация чараларын шулчак бассейнда булган реаниматолог башкарган, нәкъ ул малайның йөрәген эшләтеп җибәргән”.
Бассейн тренерын Вадимга "хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү” маддәсе буенча срок яный. Ир-атка 100 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф, яки биш елга кадәр мәҗбүри эшләр яки 500 мең сумга кадәр штраф белән алты елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Янәсе, балаларны йөзәргә йөртүче тәрбияче (Илдар Хәмитов) үзәк территориясендә аларның хәвефсезлеген тәэмин итәргә тиеш түгел, чөнки ул бассейн хезмәткәре түгел.
Монда иң мөһиме – Артёмның савыгуы. Берүк табиблар ярдәме тисен инде.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы/ bashinform.ru