Республика районнарының берсендә күлдән хатын-кыз мәетен чыгарганнар. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, кичә көндез Туймазы районының Илчембәт авылында 35 яшьлек хатынның югалу хәбәре килгән. Бу хакта хатынның әтисе белдергән. Аны шунда ук эзли башлыйлар һәм, кызганычка каршы, гәүдәсен Төбәк-күлдән тапканнар. Әле оператив-тикшерү чаралары үткәрелә.
Ведомствода билгеләүләренчә, ел башыннан бу – суда теркәлгән өченче фаҗига.
“Башинформ” агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итүенчә, хатын-кызның үлемендә криминаль эзләр юк, ул үз теләге белән якты дөньядан киткәндер дип фаразлана.
Чыганак: bashinform.ru