Хәвеф-хәтәр
20 февраль 2025, 06:37

"Юынган кешеләр үзләренең кармасын юып төшерә" (ВИДЕО)

3 ел юынмаган хатын миннән хуш ис килә, ди...

SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Юынмаган дәвачыны (хатын 3 ел душ кермәгән, ди. – Авт.)  ана бурычларын үтәүгә тикшерүне  таләп итәләр. Хатын үзе дә юынмый, кечкенә балаларын да юындырмый, ди.  

40 яшьлек Екатерина Краснова элегрәк 10 еллап эчкече булуын, әмма соңрак бәйлелегеннән сәер ысул ярдәмендә – гадәти азык-төлектән, судан, юынудан һәм җенси мөнәсәбәтләрдән баш тартып – котылган. Ана кеше кызы һәм улы белән Русиядән “көч урыны”  Мисырга киткән һәм анда туристларны “дәвалый” башлаган.

Краснова фикеренчә, юынган кешеләр үзләренең кармаларын юып төшерә һәм шуңа алардан сасы ис килә. Шулай ук, Краснова фикеренчә, начар ис кеше ашаган ризыкка бәйле. Күпләр ит ашый, ә ул, имеш, таркалып, кеше организмын агулый башлый. Хатынның үзеннән андый ис килми, чөнки ул сутлар һәм җимешләр ашап кына тора. Күрәсең, балалары да шулай туклана.

Ана кешенең шикле тормышы белән “Сорок сороков” хәрәкәте активистлары кызыксынган. Җәмәгатьчеләр  экстремаль ачлык һәм антигигиенаның мондый пропагандасы аның балаларының сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин дип ышаналар. “Сорок сороков” хәрәкәте активистлары юынмаган “дәвачы”ны  балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү маддәсе буенча тикшерүне таләп итә.

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас