Хәвеф-хәтәр
20 февраль 2025, 06:10

Чупа-чупс ашаганнан соң комага киткәннәр

Менә сиңа мә!

SHOT Телеграм-каналы язуынча,  Краснодарның “Лидер” гимназиясендә белем алучы 7 яшьлек укучы кыз  энесе белән кичен чупа-чупс суырган, күп тә үтми балаларның хәле начарлана башлаган. Бертуганнар комага киткән. Аларны җирле дәваханә реанимациясенә салганнар. Алар әле аңнарына килгәннәр.

Табиблар чупа-чупс комага китү сәбәбе булганмы, юкмы икәнлеген ачыклый.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас