Күмертауда Р-240 Уфа - Ырынбур трассасының 217нче километрында Опель Астра һәм Уфа - Күмертау маршруты буенча хәрәкәт иткән автобус бәрелешкән.
Кызганычка, капма-каршы авариядә җиңел машинадагы ике кеше үлгән. Автобуста 10 пассажир (араларында бер бала бар. -Авт.) һәм водитель булган. Пассажирларны һәм водительне медиклар караган, җәрәңәтләнүчеләр юк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре гидравлик авария-коткару җайланмасы ярдәмендә һәлак булганнарның гәүдәләрен машина эченнән алган.
Авария сәбәпләре ачыклана.
Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы.