Хәвеф-хәтәр
12 февраль 2025, 05:01

Терекөмешле пирожки ашаганнар

Әстәгъфирулла! 

Shot Telegram-каналы видеосыннан скриншот.Shot Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Shot Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Мәскәүдә ике ир-ат, терекөмешле пирожки ашаганнан соң агуланып, “Склиф” дәваханәсенә эләккән. Ир-атлар  бу слойкаларны  “Мельница” пекарнясында сатып алган. Камыр ризыгын тешләп капкач та алар терекөмешкә охшаган вак тимер шарчыклар күргәннәр. Беренче ярдәмне агуланган ирләргә ашыгыч ярдәм медиклары күрсәткән,  Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм фәнни-тикшеренү институтында лаваж (ашказанны юдыру процедурасы) үткәргәннәр. Роспотребнадзор  хәвефле эчлек слойкаларга ничек эләккәнен тикшерә. Бу эшкә полиция, Тикшерү комитеты хезмәткәрләре дә кушылган. Күмәчханәне япканнар, махсус хезмәтләр  эшчеләрдән сорау алган, видеокүзәтү камералары язмаларын тикшерәләр. Җирле халык сүзләренчә, моңа кадәр күмәчханә продукциясе сыйфатына зарланучы булмаган, бар да тәмле булган.

Терекөмешле камыр ризыгы ашаган ир-атлар сәламәтлегенә берни янамый. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас