-18 °С
Болытлы
Благовещенск шәһәрендә 13 яшьлек Ульяна Әхмәдиева хәбәрсез югалган. Яшүсмерне эзләү турында “БашРегионСпас” ирекле эзләү-коткару отряды хәбәр итте.
Ульяна Әхмәдиева бүген, 4 февральдә, өйдән чыгып китә һәм әйләнеп кайтмаган.
Ульяна Әхмәдиеваның билгеләре: коңгырт күзләр, коңгырт чәчләр, аксыл чәчләре дә бар, буе 140 см, гәүдәсе уртача.
Үсмер кыз ак төстәге куртка, ак ботинка, кара чалбар һәм кара бүректән булган.
Ульянаны күрүчеләр игътибарына элемтә өчен телефоннар: 8-927-262-01-78, 8-900-100-59-90, 8-937-310-21-12 яисә 112.
Чыганак: bashinform.ru