Хәвеф-хәтәр
22 гыйнвар 2025, 15:16

Чишмә районында чыккан янгында өч кеше үлгән

Аз гына суытты исә, шундый фаҗигаләрне көт тә тор...

Чишмә районында чыккан янгында өч кеше үлгәнЧишмә районында чыккан янгында өч кеше үлгән
Чишмә районында чыккан янгында өч кеше үлгән

Башкортстанда тикшерүчеләр өч кеше һәлак булган янгын сәбәпләрен ачыклыйлар. Чишмә районының Түбәнге Тирмә авылында үлгән ир-атларның икесенә – 60, өченчесенә – 47 яшь, дип хәбәр итәләр Тикшерү комитетында.

“Янгын чыккан мизгелдә йортта өч ир-ат булган: икесе 1965 елгы, берсе 1978 елгы. Янгын сүндерү барышында аларның гәүдәләре табылган. Фаҗига урынында Тикшерү комитеты, Эчке Эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тышхәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли. Алар янгын урынын тикшерә, шаһитлардан сорау алар. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана”,  – диелә прокуратура хәбәрендә.

Чыганак: bashinform.ru

 

Чишмә районында чыккан янгында өч кеше үлгән
Чишмә районында чыккан янгында өч кеше үлгән
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас