Хәвеф-хәтәр
21 гыйнвар 2025, 06:17

Кардан чистартылмаган юлда егылып, умыртка сөяген сындырган

Инвалид булып калмаса ярый ла...

Mash Batash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.Mash Batash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Mash Batash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

Уфада яшәүче хатын кардан чистартылмаган юлда таеп егылып, умыртка сөяген сындырган.

Ул Гобәйдуллин урамының 3нче санлы йорт ихатасында егылган да тора алмаган. Аңа узгынчылар ярдәм иткән, ашыгыч ярдәм чакыртканнар.

Мәгълүматны Сәламәтлек саклау министрлыгында раслаганнар. Имгәнгән ашыгыч ярдәм дәваханәсенең нейрохирургия бүлегендә ята. Хәле уртача авырлыкта бәяләнә, дигәннәр табиблар.

Җирле халык әйтүенчә, бу урынны кардан бик сирәк чистарталар, кар көртләре астында боз ята. Коммунальщиклар бу участокны кардан чистартырга һәм реагентлар сибәргә вәгъдә биргән. Әмма кайчан – билгесез.

Чыганак: MASH Batash Телеграм-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас