-17 °С
Болытлы
Кичә, 16 гыйнварда, кичке сәгать уннар тирәсендә Миякә районы Әнәч авылында үлемечле авария булган.
“Семерка” руле артындагы 21 яшьлек водитель Үзәк урам ягыннан Кыргыз-Миякә – Стәрлебаш трассасына таба барганда җәяүлене бәрдергән. Көчле бәрелү нәтиҗәсендә 50 яшьлек ир-ат урында ук һәлак булган.
“Җәяүленең өске киемендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмаган. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, булган хәлнең шартлары ачыклана”, – диләр Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясендә.