+24 °С
Дождь
Әлшәй раоны Раевка авылында яшәүче слесарь, канализация чокырына төшеп, һәлак булган. Башкортстанның хезмәт инспекциясендә хәбәр итүләренчә, фаҗига 20 декабрьдә теркәлгән.
37 яшьлек белгечнең Раевка “Агротехснаб” оешмасында матди-техник тәэмин итү бүлегендә эшләве билгеле. Фаҗига алдыннан ул авария-торгызу эшләре белән мәшгуль булган.
Бүгенге көндә вакыйганың сәбәпләре ачыклана.
Чыганак: bashinform.ru