Уфалы поезд астына эләккән һәм һәлак булган.
Транспортта Тикшерү комитетының беренчел мәгълүматлары буенча, 9 декабрь көнне көндез Куйбышев тимер юлының Уфа–Дим кисешүенең 1618 чакрымында башкала кешесе поезд астына эләккән. Машинист бәрелүне булдырмый калырга тырышса да, фаҗигадән котылып калып булмаган. Нәтиҗәдә җәяүле алынган җәрәхәтләрдән үлгән.
Әле тикшерүчеләр “хәрәкәт хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу һәм тимер юл транспортын эксплуатацияләү” маддәсе буенча тикшерү алып бара. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
Тимер юллар аша чыкканда бик сак булырга кирәк шул...