Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 ноябрь , 10:43

Полиция начальнигы исерек водительне тоткарлаган

БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.

Учалы районында полиция начальнигы Илгиз Кинҗәбаев, отпускта чагында, исерек водительне тоткарлаган. Ул танышларыннан шәһәрдә исерек водитель йөри дигән хәбәр алган. Кинҗәбаев юл-патруль хезмәтен чакырткан, ә үзе закон бозучыны эзләп киткән.

Полицейский дәүләт номеры булмаган машинаны тапкан һәм водитель артыннан  киткән. Чөнки машина йөртүче дәүләт автоинспекторы таләбе буенча туктамаган. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучы ир-ат, машинасын ташлап, урманга качкан. әмма полицейский аны тоткарлаган. 29 яшьлек ир-ат исерек булган.

Аңа карата административ материал төзелгән. Суд аны 18 айга водитель таныклыгыннан мәхрүм иткән һәм 30 мең сум штраф билгеләгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: