Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
30 октябрь , 12:10

Башкортстанның бер районында кар яуган

Җәйге шинада йөрүчеләргә бу якка бармый торырга киңәш итәләр. 

Бүген Башкортстанның Белорет районында кар яуган. Юлларда бозлавык хасил булган.

“Водительләргә тизлек режимын, автомобильләр арасындагы интервалны һәм дистанцияне сакларга киңәш итәм”, – дип язган социаль челтәрләрендә Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов.

Шулай ук ул шиналарны тизрәк кышкыларына алмаштырырга кирәк дигән. Һәм автомобильләре әлегә җәйге “итектә” булганнарга Белорет районы юнәлешенә бармый торырга киңәш иткән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: