Хәвеф-хәтәр
27 октябрь 2024, 16:16

Бүреләр алты сарыкны ботарлаган

Коточкыч!

Баймак районының Әбделкәрим авылында көндез бүреләр алты баш сарыкны ботарлап ташлаган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгына авыл халкы сөйләгән.

Әбделкәрим авыл советы башлыгы Әлфия Мусина хәбәр итүенчә,  көз башлану белән Баймак районында бүреләр активлашкан.

–Безнең маллар ирекле көтүдә иде. Кичә көндез авылдан ерак түгел таулар тирәсендә бүреләр алты сарыкны ботарлаган. Авылдашлар бу хакта ватсап чатында яздылар. Ветеринар бу мәгълүматны  раслады, – диде авыл советы башлыгы.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Альфия Шакирьянова
Читайте нас