Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
23 август , 10:18

Бүреләр авыл көтүенә һөҗүм иткән

Көпә-кәндез малларга ташланганнар.

https://vk.com/ppzilim
https://vk.com/ppzilim

Гафури районының Таш-Асты авылында бүреләр көндез авыл көтүенә һөҗүм иткән.

“Җилем” табигый паркы дирекциясе сүзләренчә, әлдә әле өлкән инспектор Айрат Айбатов вакытында ярдәм итәргә өлгергән. Югыйсә, бүреләр күпме малга зыян салган булыр иде – күз алдына китрүе дә куркыныч. Алай да, социаль челтәрләрдә таралган фотолардан күренүенчә, ким дигәндә бер сарыкка һөҗүм иткәннәр, әмма табышны алып китәргә өлгермәгәннәр.

“Соңгы вакытта парк хезмәткәрләренә чакырылмаган кунаклар – бүреләр белән еш очрашырга туры килә. Бу инде – хайваннар өчен дә, кешеләр өчен дә чынлап та зур куркыныч”, – дип кисәтә табигый парк хезмәткәрләре.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: