Быел табигать “сюрпризларга” бик бай.
Яңгырлар явуы гына җитмәгән, әледән-әле урыны белән боз да “мәшәкать салып” китә. Мәсәлән, бүген төнен Сибай шәһәрендә боз яуган. Ишегалларын ап-ак боз каплаган. Кинәт кенә карасаң, кыш җиткән төсле...
“Тәрәзәләргә дөбердәүдән уянып чыксак, кар көртләре ята. Бөтен виноград бетте”, – дип социаль челтәрләргә фото урнаштырган кайсыберләр.
“Эх, бакчалар әрәм булды...” – дигән икенчесе.
“Бер сәгать эчендә тротуарлар һәм юллар ак төскә керде”, “Күк йөзен шундук болытлар каплады һәм көчле боз башланды”, “Бу җәй эчендә гаҗәпләнерлек әйбер калмады инде”, дип язган шәһәр халкы социаль челтәрләрдә.
Чынлап та, ниләр генә күрмәдек бу җәйдә. Бусы соңгысы булсын иде инде.