Быел яңгырлар күп яуган урыннарда күпләр печән әзерли алмый. Бу уңайдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров явым-төшем күп булган авылларда яшәүчеләрнең печән әзерли алмавына борчылуын белдерде.
Әгәр бүген бу кешеләргә ярдәм итмәсәң, алар кышын малларын суярга мәҗбүр булачак. Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, кайсыбер район башлыклары проблеманы хәл итү буенча аңа мөрәҗәгать итә башлаган да инде. Бу мәсьәлә бигрәк тә Бөрҗән, Салават, Баймак, Куергазы, Кыйгы районнарында кискен тора.
“Авылда кешеләр печәннәрен югалта башлады. Алар кышка печәнсез керергә мөмкин дигән хәвеф бар. Муниципалитет башлыклары, бигрәк тә яңгырлардан зыян күргән район җитәкчеләре, хәлне ачыклап, бу мәсьәләдә без кешеләргә ничек ярдәм итә алачакбыз икәнлеген хәл итүегезне сорыйм”, – диде Радий Хәбиров.
Ул республика Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелинга һәм авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахмановка бу эшкә алынырга кушты. Яңгырдан зыян күргән районнарда яшәүчеләргә печән сатып алу өчен кирәкле сумма буенча карар ике атна эчендә кабул ителәчәк, мондый ярдәм күрсәтүнең механизмы да билгеләнәчәк.
Ә сезнең якта печән әзерләрлек көннәр булдымы?