Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
25 июль , 15:50

Алдан барган машинадан тартмалар төшеп калган

Аллаһ сакласын! 

"Башинформ" агентлыгы өчен авария шаһитыннан.
Фото:"Башинформ" агентлыгы өчен авария шаһитыннан.

Бүген иртән Уфа читендә М-5 трассасында “Красивая поляна” кунакханәсеннән ерак түгел җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Вакыйганың шаһиты “Башинформ” агентлыгына сөйләвенчә, авария нәтиҗәсендә бер машинаның кузовының алгы өлеше җимерелгән, бәхеткә, корбаннар юк.

Төбәк автоинспекциясендә сөйләүләренчә, Volkswagen руле артындагы  водитель Самарага таба хәрәкәт иткән. Аның кузовында ике зур тартма яткан. Кайсыдыр бер мизгелдә бу тартмалар иномаркадан  юлга төшеп калган. Volkswagen артыннан китеп баручы Nissan X-Trail  тәгәрмәчләре астына тартмалар килеп төшкәч, ул аларның берсенә барып менә, нәтиҗәдә машина юл читендәге отбойникка бәрелгән.

Авариядә каза күрүчеләр юк. 

Чыганак: bashinform.ru

"Башинформ" агентлыгы өчен авария шаһитыннан.
"Башинформ" агентлыгы өчен авария шаһитыннан.
Фото:"Башинформ" агентлыгы өчен авария шаһитыннан.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: