Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
14 июль , 12:27

Хәвеф-хәтәрдән сак булыйк

Керү тыелган, тасмалар белән уратылып алынган төзелеш зоналарына кермәү күпкә хәерлерәк тә бит...

Хәвеф-хәтәрдән сак булыйк
Хәвеф-хәтәрдән сак булыйк

М. Гафури исемендәге паркта бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Сигнал тасмалары белән уратып алынган плитка салу эшләре алып барылган участокларның берсендә ир белән хатынга агач ауган. Өлкән яшьтәге бу гаилә юлның ябылуына әһәмият бирмиләр һәм, күңелсез вакыйга булган урында, йөрү тыелган зона эченә керәләр.

Зыян күргән ир белән хатынны – Уфаның гражданнарны яклау идарәсе Эзләү - коткару отряды хезмәткәрләрен ашыгыч ярдәм машиналарына кадәр озатканнар. Өлкәннәрне дәвалау учреждениеләренә алып барганнар.

Фото: «Уфа с огоньком»

Хәвеф-хәтәрдән сак булыйк
Хәвеф-хәтәрдән сак булыйк
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: