Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
7 июнь , 09:25

Өч бала әтисез калды...

Ни кызганыч, безнең юллар сугыш кырын хәтерләтә.

Ни кызганыч, көнә чыксаң, әле теге юлда, әле бу юлда авария булган дигән хәбәрләр ишетәсең...

Кичә, 6 июньдә, Башкортстанның Иглин районында, М5 трассасында 38 яшьлек воительнең гомере өзелде...

 Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча, “Киа К5” руле артында булган 38 яшьлек водитель FAW йөк машинасы белән бәрелешә. Авариядә җиңел автомобиль водителе алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм килгәнче вафат була.

 “Вконтакте” социаль челтәрендәге “Яхъя һәм Радио Салават районы” төркемендә хәбәр ителүләренчә, һәлак булган кеше Салават районы Яхъя авылыныкы булган. Ул тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләгән. Язуларынча, ул изге күңеле, позитив карашлы кеше, яхшы ир һәм әти булган.

Социаль челтәрләрдәге фотолардан күренүенчә, һәлак булган ир хоккей белән мавыккан, “Салават Юлаев” хоккей клубы өчен җан аткан, шулай ук бокс белән мавыккан.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: