Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
29 Май , 10:44

Ут эчендә әни һәм кыз...

Гаиләгә зур кайгы килгән. Ходай сабырлыклар бирсен инде.

Ут эчендә әни һәм кыз...
Ут эчендә әни һәм кыз...

   Әбҗәлил районында фаҗига булган – шәхси йортта ут чыгып, ана кеше һәм кызы янып үлгәннәр.  Бу хакта  төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең  матбугат хезмәте хәбәр итә.

...Бу хәл бүген төнлә  булган. Аскар авылында  агач йортта янгын чыккан. Коткаручылар ярты сәгать эчендә утны җиңә алганнар.  Янгын 96 квадрат метр мәйданда сүндерелгән.

  "Кызганычка каршы, йокы бүлмәсендә диванда һәм идәндә  1953 һәм 1973 елгы  ике хатын-кыз гәүдәсе табылды”, - дип белдерәләр МЧСта.

   Янгын урынында тикшерү-оператив төркем, тикшерүчеләр эшли.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: