Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
24 Май , 12:54

“Чиләктәге су туңган”

Бүген төнен республика авылларының берсенә кыш килгән.

Ришат Хайбуллин, Vk
Ришат Хайбуллин, Vk

Быелгы май һава торышы белән артык сөендерми. Кояш нурларын жәлләп кенә сибә: инде җылытты дисәң, алдагы көнгә салкын җил исә башлый.

Ә бүген төнен Белорет районы Үткәл авылына кабаттан кыш килгән. Бу хакта әлеге авыл кешесе Ришат Хәйбуллин социаль челтәрләргә язма урнаштырган. Аның фотолары һәм видеоларыннан күренүенчә, 24 май төнендә авылда һава температурасы -8 градуска кадәр түбәнәйгән.

“Бүген салкын! Суык. Чиләктәге су туңган, машина бәс белән капланган. Градусникта -8 градус”, – ди Ришат Хәйбуллин.

Май ахырында мондый һава торышы үсемлекләр файдасына түгел, әлбәттә. Алай да зур зыян килмәгәндер дип ышанасы килә.

Ә сезнең якларга кыш кабаттан кайтмадымы?

 

Ришат Хайбуллин, Vk
Ришат Хайбуллин, Vk
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: