Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
21 Май , 10:54

Сыер хуҗабикәсен сөзеп үтергән...

Ходай сакласын. Сыер дуласа, аттан яман диюләре шул буладыр, күрәсең...

https://vk.com/abzelil_102
https://vk.com/abzelil_102

Башкортстанның Әбҗәлил районы Селивановка авылында җан өшеткеч хәл булган: сыер хуҗабикәсен сөзеп үтергән.

“Салават җирендә” басмасы хәбәр итүенчә, сыер күптән түгел генә бозаулаган. 74 яшьлек хуҗабикә сарайга кереп, сыерны сауган. Чыгарга дип ишеккә таба бара башлагач, хайван аны арттан килеп сөзгән. Хатын егылган, ләкин сыер тынычланмаган – аны таптавын һәм сөзүен дәвам иткән...

Пенсионерның кычкыруына аның улы йөгереп килә һәм сыерны куып чыгара. Ул әнисен сарайдан алып чыга. Әмма бу вакытка хатын аңын югалткан була. Улы ашыгыч ярдәм чакырта. Әмма, кызганычка каршы, пенсионерның гомере өзелгән була.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: