Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
16 Май , 12:52

Зыян салучы күбәләк безгә таба килә, ди

Быел да агачлар шәрә калыр микән ни?

superomsk.ru
superomsk.ru

Былтыр Башкортстанның кайсыбер районнарына ефәк күбәләге һөҗүм итеп, урманнар кап-кара булып утырганнар иде. “Шүлгәнташ” тыюлыгындагы агачларны тулысынча диярлек “ашап бетерде” ул.

Быел бу бөҗәк янә зыян салмакчы. Әле парсыз ефәк күбәләге Уфа ягына таба юл алган, ди белгечләр. Русия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге җитәкчесе Василий Мартыненко әйтүенчә, зарарлы күбәләк көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба хәрәкәт итә.

Белгечләр аңлатуынча, ефәк күбәләгенең үрчүе 10-12 ел саен кабатланып тора. Башкортстан урманнарына ул 1976-78 елларда нык һөҗүм иткән, әмма карлы һәм салкын кышлар аркасында активлыгы кимегән. Быелгы кыш бездә артык салкын булмады. Өстәвенә, көчле җил дә аларның таралуына булышлык итә. Күбәләк корты имән, җимеш агачлары һәм каенны аеруча ярата.

Бакчаларга килеп җитеп, зыян сала күрмәсеннәр инде. 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: