Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
16 Май , 13:57

Юлны бүлешә алмаганнар

Йөк машиналары өчен безнең юллар тармы әллә?

https://02.mchs.gov.ru
https://02.mchs.gov.ru

Бүген, 16 майда, Уфа янында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Авария Миловка авылы янында, Р-240 трассасы участогында теркәлгән.

Бу юлда берничә зур йөк машинасы һәм җиңел автомобиль бәрелешкән. Йөк машиналарының берсе агач төягән булган.

Билгеле булуынча, бер кеше зыян күргән.

Авария нәтиҗәсендә, шаһитлар сүзләренчә, юлда хәрәкәт чикләнгән, шуңа трассада күп километрлы тыгын барлыкка килгән.

 

Юлны бүлешә алмаганнар
Юлны бүлешә алмаганнар
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: