Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
3 Май , 20:34

Алты яшьлек малай машина астында калган

Әй, бала...

Башкортстанда алты яшьлек малай агач ташучы йөк машинасы астына барып кергән.

Республиканың баш автоинспекторы Владимир Севастьянов сөйләвенчә, фаҗигале юл-транспорт һәлакәте Белорет районында Тирлән авылында булган. Малай яшьтәшләре белән бергә Матросов урамындагы юл кырыенда велосипедта йөргән. Кайсыдыр бер вакытта ул агач төягән КамАЗ прицепының арткы тәгәрмәче астына эләгә.

Юл-транспорт һәлакәтендә алган җәрәхәтләрдән малайның гомере өзәлә...

Әле бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: