Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
23 апрель , 16:38

Яшьтәшләр “очрашкан”

Берсе – машинада, икенчесе самокатта булган.

Юлларда кар эреп бетү белән Уфа урамнары электр самокатлары белән тула. Ярый ла берәүгә дә комачау тудырмасалар һәм зыян салмасалар. Ләкин шулар аркасында күпме авария килеп чыга.

Мәсәлән, 20 апрельдә Уфада юл чатында кырык алты яшьлек ике яшьтәш “очрашкан”: берсе – “Лексус”та, икенчесе электр самокатында булган.

Машина руле артындагы водитель Новочеркасская урамыннан Губкин урамына таба китеп барган. Шул вакытта икенче ир электр самокатында юлны кисеп чыккан.

Транспорт чарасы белән бәрелешү нәтиҗәсендә самокаттагы ирнең аягы сынган. Аны дәваханәгә алып киткәннәр.

Яшьтәшләренең кайсысы гаепле икәнлеген хәзер автоинспекция хезмәткәрләре тикшерә.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: