Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
23 апрель , 13:56

Су чигенә башлады

Сездә елгалар ярларына кайттымы әле?

pravdapfo.ru
pravdapfo.ru

2024 елның 23 апреленә Башкортстанда су басуның иң югары ноктасы үтелде, дип хәбәр итәләр Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсеннән.

Су басу куркынычы чоры башланганнан бирле ведомство тарафыннан язгы ташкынга бәйле 957очракка оператив җавап бирелгән.

Узган тәүлектә тагын 3 хәл контрольдән алынган. 50 бакча участогы, 2 йорт яны территориясе һәм 2 автомобиль юлы участогы судан азат ителгән.

9 муниципаль берәмлектә 17 хәл әлегә Баш идарә контролендә кала. Су баскан торак йортлар юк.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: