Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 апрель , 11:31

Кибет һәм медпункт янган

Уттан калмый шул...

https://gkchs.bashkortostan.ru
https://gkchs.bashkortostan.ru

Башкортстанда кичә, 18 апрельдә, Әбҗәлил районы Муракай авылында азык-төлек кибете һәм фельдшер-акушерлык пункты янган.

Янгын урынында Абзак һәм Кусим руднигы авылларының янгын сүндерү бүлекләреннән янгын сүндерүчеләр, ирекле янгын сүндерүчеләр һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшләгән.

“Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәпләре һәм шартлары ачыклана”, – диләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан.

 

Кибет һәм медпункт янган
Кибет һәм медпункт янган
Кибет һәм медпункт янган
Кибет һәм медпункт янган
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: