Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
11 апрель , 19:12

Юлны кыскартырга уйлаганнар һәм адашканнар...

Таныш булмаган юлдан йөрмәвең хәерле шул.

https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Урау булса да юл яхшы, шадра булса да кыз яхшы, диләрме әле? Әмма кайчакта юлны кыскартырга тырышабыз шул.

Бүген төнлә Иске Чишмә трассасы буйлап баручы машинадагы ике ир һәм бер хатын, юлны кыскартыраг хәл итеп, таныш булмаган юнәлешкә борылалар. Һәм адашалар.

 Юлларын кыскартырга карар итүчеләрне эзләргә Республиканың гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары чыга.

Нәтиҗәдә алар кешеләр белән машинаны Уфа районының Автомобилист бакчачылык ширкәте янындагы урманда табалар.

Коткаручылар баткан машинаны юлга чыгарырга ярдәм итәләр. Шуннан соң адашкан кешеләр үз юлларын дәвам итәләр.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: