Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 апрель , 14:58

Елгаларны һавадан күзәтәләр

Югарыдан яхшырак күренә шул. 

Кирилл Первовның ТГ-каналы.
Кирилл Первовның ТГ-каналы.

Башкортстанда елгаларның торышын вертолеттан күзәтәләр.

Республикада су басу куркынычы булган елгалар өстеннән Ка-32 вертолеты белән рейдлар ясыйлар. Бу ташкынга бәйле хәлләрне мониторинглау өчен эшләнә, ди үзенең телеграмма-каналында республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Кирилл Первов.

“Көннәр җылыну сәбәпле, кар тиз эри, шул ук вакытта елгалар боздан ачыла. Хәлне контрольдә тотабыз. Су объектларын мониторинглау дәвам итә”, – дип язган ул.

Фотоларда – Иглин районы Шипово авылы янында Агыйдел елгасы, Сим елгасы Агыйделгә кушылган урын һәм Архангель районы Озынлар авылы янында Инҗәр елгасы.

Югарыдан караганда бик матур күренә язгы табигать. Ташкыны гына кешеләр һәм маллар өчен хәвефле була күрмәсен иде.

Кирилл Первовның ТГ-каналы.
Кирилл Первовның ТГ-каналы.
Кирилл Первовның ТГ-каналы.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: