Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
3 апрель , 14:50

Ташуны онлайн күзәтеп була

Ташкын хәлләрен өйдән дә чыкмый белеп була.

mkkaluga.ru
mkkaluga.ru

Исәпләүләр буенча, республикада 86 мең кеше су басу зонасына эләгә.

Гадәттә, коткаручылар язгы ташкынга иң начар сценарийны күз алдында тотып әзерләнә. Бүген Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең аэромобиль төркеме теләсә нинди сигнал буенча ике сәгать эчендә вакыйга урынына чыгарга әзер. Ташкынга каршы чараларга 15 меңнән артык кеше, 3000 берәмлек техника, шул исәптән пилотсыз очу аппаратлары җәлеп ителгән. Ка-32 янгын коткару вертолеты һәрвакыт әзер тора.

Әйткәндәй, соңгы 5 елда республикада яңа коткару отрядлары булдырылды. 200 берәмлек техника сатып алынган. Аның өчен төбәк бюджетыннан 400 миллион сумга якын акча бүленгән. Шул исәптән бездә янгын сүндерү-коткару вертолеты алдылар. “Мондый вертолет илдә тагын Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта гына бар”, – диде премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов.

Шулай ук сусаклагычлар да зур суны каршы алырга әзер. Башкортстанның гидрокорылмаларының гомум күләме – 720 миллион куб метр. Ташкын суларын кабул итү өчен әле аларның дәрәҗәсе минимумга китерелгән.

Башкортстанда яшәүчеләр су басуны онлайн режимда күзәтә ала. Моны “Паводок 2.0” гидрологик хәвефләрне мониторинглау, фаразлау һәм анализлау системасы ярдәмендә эшләп була. “Паводок 2.0” системасы республика елгаларында 54 контроль ноктасын һәм сусаклагычларда 3 ноктаны үз эченә ала. Бу реаль вакыт режимында күзәтүне генә түгел, ә су дәрәҗәсе буенча 14 көнгә фаразлар бирергә дә ярдәм итә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: