Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
3 апрель , 13:55

Ташу вакытында эчәр су пычранса...

Аны эчәргә ярыймы?

i-gazeta.com
i-gazeta.com

Су баскан урыннарда су эчәргә ярыймы соң дип борчыла бүген күпләр.

Бу уңайдан республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы болай дип аңлатма биргән: “Ташкын чорында суның шактый начарлануы бар. Роспотребнадзор водоканалларга эчәр суны контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. 5000нән артык тикшеренү үткәрелгән. Әлбәттә, нормаларга җавап бирмәгән пробалар бар, алар буенча эш алып барыла. Иң мөһиме шуны истә тотарга кирәк: суның сыйфатын лаборатория шартларында гына билгеләп була. Тикшерү нәтиҗәләрен интерактив картада күрергә мөмкин, аны теләгән һәркем Роспотребнадзорның Башкортстан буенча сайтында таба ала. Бу картада сез яшәгән урындагы су сыйфаты белән танышырга мөмкин”.

Ташкын вакытында пычрак суны эчмәү хәерле. Чөнки су белән башка төр чирләр таралу һәм йоктыру куркынычы бар: дизентерия, А гепатиты һәм башкалар. Шуңа белгечләр ашаганда бактериофаглар кулланырга киңәш итә, шулай ук махсус вакцинация кирәк. Кешеләр үзләре кулланган суны тикшертә ала, төп шарт – лабораторияләр аккредитация үткән булырга тиеш. Һәм иң мөһиме: суны халык алымнары белән тикшереп булмый, чөнки аны 60 параметр буенча тикшерәләр. Бигрәк тә суны марганец белән зарарсызландырырга ярамый, дип кисәтә белгечләр.

Ә ташкын аркасында эчәр су пычранса нишләргә? “Су баскан урыннарга эчәр су алып килү оештырыла”, – диделәр БСТ телеканалында язгы ташкынга багышланган брифингта. Моннан тыш, волонтерлар штабы эшли. Аларга тәүлек әйләнәсе 8-800-201-89-03 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: