Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
2 апрель , 20:23

Зур суны кайчан көтәргә?

Һәр елганың үз вакыты бар.

https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Бүген БСТ телеканалында язгы ташкынга багышланган брифинг оештырылды.

Аның барышында Башкортстан елгаларының күтәрелү вакытына фараз бирелде.

“Без апрельнең беренче декадасында далалардагы кече елгаларда максималь күрсәткечләр булыр дип көтәбез, – диде Башгидромет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Анна Козаева. – Айның икенче декадасында урта елгаларда су күтәрелер, ә Агыйдел һәм Караидел кебек зур елгаларда су апрельнең егермеләрендә максималь дәрәҗәгә җитәчәк”.

Башгидромет мәгълүматы буенча, республика елгаларының күбесендә су уртача күпьеллык күрсәткечләргә якын булачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: