Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
2 апрель , 20:37

Елгалар күпмегә күтәрелер?

Язгы ташкын якынлаша.

Автор фотосы.
Автор фотосы.

Бүген БСТ телеканалында язгы ташкынга багышланган брифинг оештырылды.

Аның барышында Башкортстан елгаларының әлеге торышы турында әйтелде.

Хәзерге вакытта Башкортстан елгаларында боз катламы әкренләп җимерелә бара. Мәләвез һәм Өсән елгалары инде тулысынча боздан арынган. Бу хакта Башгидромет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Анна Козаева хәбәр итте.

“Без бары Агыйделнең өске агымында гына су дәрәҗәсенең уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 20-40 сантиметрга югарырак күтәрелүен көтәбез. Калган елгаларда максималь дәрәҗә уртача күпьеллык күрсәткечләргә якын булачак, – диде ул. – Шулай ук Урал аръягы елгалары да нормадан 50-100 сантиметрга югарырак күтәрелергә мөмкин. Әлеге вакытта дала елгаларында су тәүлегенә 80 сантиметрга арта”.

Башгидромет мәгълүматы буенча, республика елгаларының күбесендә су уртача күпьеллык күрсәткечләргә якын булачак.

Алай да тынычланып утырыр чак түгел. Ташкынга әзер булырга һәм хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә кирәк, дип кисәтте коткаручылар.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: