Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
31 март , 15:08

Дим күпере су астында калырга мөмкин

Елга аша күпергә су якынлашкан. 

https://vk.com/rishat_mansurov
https://vk.com/rishat_mansurov

Башкортстанның Чишмә районында су Дим аша күпергә якынлаша.

Бу хакта Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә хәбәр итә.

“Күчем авылы һәм аның тирәсендәге авылларда яшәүчеләр игътибарына! Язгы ташкын аркасында Дим елгасы аша күпер тиздән су астында калырга мөмкин. Зинһар, сак булыгыз һәм су баскан урыннарны машинада узарга тырышмагыз”, – дип кисәткән ул.

Ришат Мансуров суның ничек күтәрелгәнен күрсәтүче фотоларны да урнаштырган.

“Бүгенге көндә елганың кайчан үз үзәненә кайтачагын алдан әйтү авыр. Ашыгыч хәл килеп чыкса, 112 номерына – Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә шалтыратуыгызны сорыйбыз”, – дигән район җитәкчесе.

 

https://vk.com/rishat_mansurov
https://vk.com/rishat_mansurov
https://vk.com/rishat_mansurov
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: