Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 март , 11:26

Йортларга су керә башлаган

Яңгыр яугач, кар тиз эри шул.

Язгы су басулар башланды да инде.

Яңгырлар һәм һава температурасының җылы торуы сәбәпле, Әлшәй районының Раевка авылында шәхси йортка су кергән. Бу хакта гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән хәбәр итәләр.

Кайсыбер биналарда су 3 сантиметрга кадәр күтәрелгән. Йортта яшәүчеләргә вакытлыча урнаштыру пунктына күченергә тәкъдим иткәннәр, ләкин алар баш тарткан.

“Траншея төзү һәм эрегән суларны читкә агызып җибәрү өчен авыр техника кулланыла”, – диләр коткаручылар.

Ведомствода әйтүләренчә, 27-29 мартта республикада дала һәм тау елгаларында карның ныклы эреүе көтелә. Шуңа су дәрәҗәсе кискен күтәрелергә мөмкин.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: