+7 °С
Болытлы
Уфада Агыйдел күпере астында мәет табылган.
Шаһитлар төшергән видео “БашДТП”ның телеграм-каналына урнаштырылган. Әйтүләренчә, хатын-кыз һәлак булган.
Әле бу вакыйга буенча тикшерү бара, сәбәпләре ачыклана.
Версияләрнең берсе буенча, кешенең үз-үзенә кул салган булуы мөмкин. Күпердән машина белән үтеп барган водительләрнең берсе аны күпердә күргән булган дигән мәгълүмат та бар.
Әмма әлегә рәсми җавап юк.