+7 °С
Болытлы
Башкортстанда ВАЗ автомобиле руле артында утырган исерек водитель тулы тизлектә гаилә парын бәрдергән.
Фаҗига 11 мартта Бәләбәй районының Приют бистәсендә Магистраль урамында булган. 51 яшьлек Владимир һәм 46 яшьлек Елена юл аша чыгып барганнар. Шул вакытта шәп тизлектә килгән машина ир белән хатынны бәреп очыра.
Каза күрүчеләрне ашыгыч ярдәм машинасы алып китә: икесенең дә баш мие җәрәхәтләнгән, ирнең аягы сынган, хатынның иңбашы имгәнгән.
Ходай сакласын. Урам аркылы чыгарга да куркыныч бүгенге заманда.